«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе «Пушкин картасы»на ия булучылар өчен үз мөмкинлекләрен ача. Ничек итеп? Бу хакта киләсе репортажда.
Төсле утлар балкышыннан, сәхнәдә артистлар күренүдән башлап, Пушкин, Фет, Тургенев әсәрләре буенча сәгать ярымлык сәяхәт башлана. Ул рус әдәбиятының алтын чорын чагылдыра.
Артистлар чыгышы белән бергә, рус рәссамнарының картиналары җыелмасы тәкъдим ителә, аны видеомонтажерлар һәм режиссерлар командасы төзегән.
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе беренче тапкыр «Пушкин картасы» буенча спектакльне башлап ачып җибәрде. Кичәгә Киров районы мәктәпләре укытучылары һәм укучыларын чакырдылар, алар спектакль турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
3000 сум балансы булган Пушкин картасы Татарстанның кайбер мәдәни учреждениеләренә бару мөмкинлеген бирә. Ноябрьдән бу исемлеккә Арт-резиденция дә өстәлә.
Диана Дасаева, Татарстан яңалыклары.