Татар телен саклау һәм үстерү, балаларда туган телебезгә мәхәббәт уятуны максат итеп куйган “ШАЯН ТВ” балалар каналына 3 ел. Шушы вакыт аралыгында телеканал зур уңышларга иреште. Күптән түгел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Шаян ТВ» балалар каналы «Мин татар баласы» бәйгесен оештырды. Нәтиҗәләрне игълан итәргә һәм алдагы планнар турында сөйләшергә дип бүген студиябезгә ШАЯН ТВ телеканалы башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова килде.