Борынгы мәчетнең мәһабәт манарасы — ерактан ук маяк кебек юл күрсәтеп, Олы Елга халкын һәм кунакларны каршы ала. Тулырак хәбәрчеләребез видеоязмасында.
Әлеге тарихи иман йорты 19нчы гасырда төзелгән. Әмма ни кызганыч, бу гыйбадәт йортында йөз елга якын дога кылуны ишеткәннәре булмый. Ике ел элек ташландык хәлдә калган мәчетне төзекләндәрә башлыйлар.
Ул нәкъ элек эшләнгәнчә иттереп торгызылган: агач баскычлар, зур тәрәзәләр калдырганнар. Заманында мәчет 50-60 ел эшләп ябылган. Ә 1937нче елдан төрле юнәлешләрдә хезмәт иткән, 1993нче елда гыйбадәтханә иттереп кайтарылган. Хәзер, тулысынча яңартылып, иске бүрәнәләрнең 70 проценты саклап калынган. Якын киләчәктә биредә мөгаен мәдрәсә булыр.
Җомга намазында-беренче көнне үк-буш урыннар юк.
Мәчетләргә Татарстанның мәдәни мирас статусы бирелгән инде. Иншаллаһ! Мирас әле бер генә буынга хезмәт итмәс.
Ләлә Зәйнуллина, Айнур Вәлиәхмәтов, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан Яңалыклары.