Россия Президенты Владимир Путин 30 октябрьдә Италия рәислегендә узачак саммитта видеоконференция форматында катнашачак. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Дөнья икътисадын торгызу, цифрлы трансформацияне тәэмин итү һәм тотрыклы үсеш максатларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак. Коронавирус пандемиясе нәтиҗәләрен җиңү, сәламәтлек саклау системаларын ныгыту һәм гомуми иммунизация үткәрү мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк», — диелә хәбәрдә.