Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе “Шаян ТВ” балалар каналы белән берлектә “Мин татар баласы” конкурсын игълан иткән иде. Аңа нәтиҗә ясар вакыт та җитте. Балаларны иҗатка этәрү максатыннан оештырылган конкурс тантанасыннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан язмасы.
Әлеге күргәзмәдә Мин татар баласы конкурсында катнашып дипломант исеменә лаек булучыларның иҗат эшләре. Аларда балаларның күңел халәте чагыла. Ул әле дөнья мәшакате белән керләнмәгән, саф, чиста, хыялый. Нәкъ менә бала вакытта күңелгә уелып калган матурлык, игелек үсеп җиткәч кешеләргә яхшылык, матур гамәлләр кылырга этәрә.
Конкурс ике этапта үтте. Беренче этапта эшләрне Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укытучылары бәяләде. «Иң яхшы рәсем» ,«Иң яхшы кул эшләре яки агачтан, башка материаллардан эшләнгән әйберләр номинаиялщре буенча икенче этапка 40 эш үтте. Алар арасында “Сак-сок” бәетен укыганнан соң ясаган Альмира Вәлиуллина рәсеме дә бар. Кукмара мәктәбе укучысы нәфис сүз конкурсларында да еш катнаша.
Исеменнән үк үз милләтенә горурлык хисе уята торган иҗади конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе карары белән гамәлгә куелды.
Җиде яшьлек Раяз Әхмәдишов, бүләкләү танатанасына таң белән дүрттә үк торып килгән.
Буа шәһәреннән ул. Кем белә, бәлки ул да якташы Бакый ага кебек мәшхүр булып китәр. Дөрес, Марат Әхмәтов Бакый Урманчы берәү генә иде, — дип искәртте димломантларны бүләкләү чыгышында.
“Мин татар баласы” конкурсының йомгаклау өлеше “Адымнар” күп телле мәктәбендә үткәрелүе дә Татарстанның Баулы, Бөгелмә, һәм башка бик күп районнарыннан килгән балалар өчен үзе бер вакыйга. Ә иң мөһиме конкурсның әле беренчесе генә тәмамланды, тиздән икенчесе башлана дип ышандырды оештыручылар.
Мөршидә Җиһан, Дамир Мөхәммәтханов Татарстан яңалыклары.