Казандагы «Гаилә» мәчете каршында мәдәни-агарту үзәге төзелеше дәвам итә. Бу мәдрәсә, ресторан, спорт залыннан торган комплекс булачак. Хәзер эшчеләр эчке коммуникацияләрне үткәрә. Үзәк иганәчеләр акчасына төзелә.
Мәчет манарасыннан изге Азан әйтелгән вакытта, эшне туктатып торып, дога кылалар. Әлегә салынып бетмәгән буш бина тиздән зур мәдәни-агарту үзәгенә әйләнергә тиеш.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Гаилә” мәчете имам-хатыйбы
Кирпеч, башка барлык төзелеш материаллары мәхәллә иганәчеләре акчасына сатып алынган. Аны ике ел инде төзиләр. Күп нәрсә эшләнгән, эшлиселәре дә күп.
Ике катлы бинада укыту сыйныфлары белән бергә, туклану, юыну бүлмәләре дә була. Ә беренче катта китапханә урнаша.
Бу мәдрәсә генә түгел, ә спорт залыннан, сауна, ресторан, мәгариф кабинетларыннан торган ике комплекс булачак. Хәзер дин тотучылар мәчетнең бер аудиториясендә яши, 400гә якын кеше өч сменада укый.
Яңа комплекс берьюлы йөз студентны кабул итә ала. Хәзер биредә газ кертелә инде. Акча булуга, эшчеләр буяу-бизәү эшләренә керешә.
Гаилә мәчете каршындагы мәдәни-агарту үзәгендә якын киләчәктә мөселман гаиләләренә ислам нигезләрен үзләштерү өчен бөтен шартлар да тудырыла. Төзелешкә һәркем үз өлешен кертә ала. Телефон номеры экранда күрсәтелгән.
Айнур Вәлиәхмәтов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.