Казанда ике атна дәвамында 32 вакцинация пунктында эшләү өчен волонтерлар кирәк.
8(843) 237-51-51
Башкалада бер атна эчендә ковидтан прививка ясатучылар күпкә арткан. Яңа вакцинация пунктлары ачылган, алар волонтерлар ярдәменә мохтаҗ.120 волонтер таләп ителә, Алар прививка ясаткан кешеләрнең реестрын тутыра, башка ярдәм күрсәтә ала. Хәзер медицина хезмәткәрләренә ярдәмгә ординаторлар, волонтерлар, медицина көллияте студентлары җәлеп ителә. Теләүчеләр телефоннан шалтыратып, балалар һәм яшьләр эшләре комитеты аша языла ала. Телефон экранда күрсәтелгән.