Илдә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре игълан ителүгә карамастан, Бөтенроссия халык санын алу гадәти режимда уза. Бу хакта Росстат матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Исәпкә алучылар йортларда булып, сораштыруларны дәвам итә. Санитар–эипимиологик саклану чаралары көчәйтелә. Халык санын алучыларны шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәләр, алар даими рәвештә Covid-19 тестларын тапшыра. Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды, 14 нче ноябрьдә тәмамлана. Быелгы халык санын алуда беренче тапкыр кешеләр Россия Федерациясе Дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу бланкларын мөстәкыйль тутыра ала.