Чиратларны киметү өчен яңа филиалларны вакытыннан алда ачалар. Ковидтан вакцина ясату турында куар код сертификаты алырга килүчлеәрнең күбәюе ажиотаж тудырды.
Бу хакта журналистларга республика Хөкүмәте Йортында узган брифингта сөйләделәр. Соңгы ике атнада гына да мондый мөрәҗәгатьләр саны көненә сигез мең ярымга кадәр арткан. Ә башка сәбәпләрне дә исәпкә алып, көн саен республиканың күп функцияле үзәкләренә 23 меңгә кадәр кеше мөрәҗәгать итә башлаган. 11нче-24 нче октябрь көннәрендәкуар код алу өчен 110 мең чамасы кеше килгән. Шуңа күрә башкалабызның Чистай урамы, 5 йортта урнашкан күп функцияле үзәкнең зур офисы 1 нче ноябрьдә ук эшли башлый. План буенча үзәк киләсе елда ачылырга тиеш иде.