25 октябрьдә парламентарийлар Дәүләт Советы утырышына җыелды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә — киләсе өч еллык бюджет проекты.
Башта төп финанс документын комитетларда һәм парламент тыңлауларында тикшерделәр. Парламентның үз составында да үзгәрешләр булды. Берничә депутат Дәүләт Думасына сайланды, Мәскәүгә эшкә күченде Моннан тыш, көн тәртибендә гамәлдәге кайбер республика законнарына төзәтмәләр кертү, шулай ук Татарстан таможнячылары хисабы да бар иде.
Парламентарийлар дүрт депуптат: Татьяна Ларионова, Илья Вольфсон, Марат Нуриев һәм Артем Прокофьевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Алар Дәүләт Думасына сайланды, Татарстан мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә яклыйлар. Комитетларда алар урынына башка депутатлар эшли.
Бюджет елдан-ел арта. Икътисад пандемия кыенлыкларын уңышлы кичерде. Шулай да бюджеттагы һәр сум акча элеккечә максималь рәвештә нәтиҗәле кулланылырга тиеш. Төп финанс документы республиканың социаль-икътисади үсеше фаразлары нигезендә расланды. Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, бюджетның 80 процентын сәнәгать секторы формалаштыра. Якындагы айларда 600 миллиард сумнан артык инвестицияләр үсешен тәэмин итәргә кирәк. Өч еллык бюджетның төп параметрларын финанс министры һәм профильле парламент комитеты рәисе яңгыратты.
Бюджет маддәләренә ачыклык кертү өчен фикер алыштылар. Парламентарийлар сораулардан тыш, тәкъдимнәрен дә җиткерде.
Өч еллык казна депутатлар тарафыннан расланды. Казнага 295 миллиард сумга якын акча җыярга килешенде, дефицит 11 миллиард сум. Барлыгы 306 миллиард сум акча тотарга ниятлиләр.
5 ноябрьгә кадәр профильле комитетта киләсе сессиядә документны икенче укылышта карау өчен төзәтмәләр һәм тәкъдимнәр карала.
Моннан тыш, халык ышанычлылары агымдагы ел бюджетына төзәтмәләр кертте, гамәлдәге берничә республика законын төзәтте. «Халык хакимиятенең гомуми принциплары турында» Федераль закон проектын хупламадылар. Документ Россия Конституциясендәге төзәтмәләрне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән, әмма Дәүләт Советы депутатлары фикеренчә, ул илнең Төп законы нормаларына каршы килә. Парламентарийлар үзләре карарын Дәүләт Думасына юллады, ә Татарстаннан сайланган Дума депутатларының республика позициясен исәпкә алып, эшкә керешүләрен сорадылар.
Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия халык санын алуда катнашты, Парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Айрат Зарипов түгәрәк өстәл утырышында катнашты. «Мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, Дәүләт Советы депутатлары «Хезмәт кешесенә дан» яшь комбайнчыларның 13 нче республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Аны «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан аграр университеты белән оештырды.