Мәшһүр җырчы традицияләренә тугрылык — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

Мәшһүр җырчы традицияләренә тугрылык

28.10.2021
Мәшһүр җырчы традицияләренә тугрылык

Шушы көннәрдә Әлфия Авзалова исемендәге халыкара конкурска йомгак ясалды. Лауреатлар, гран -при иясе игълан ителде. Хәбәрчебез Мөршидә Җиһан Әлфия Авзалова фестивале-конкурсының көндәлеген әзерләде.

Әлфия апа нәкъ үзе җырлаганча әкрен генә сиздерми матур картайды. Дүртенче яшьлеген кичергән чорда да сәхнә тутырып тамашачысы каршына чыкты. Әнә шул тамашачы мәхәббәте, халык мәхәббәте аның гомерен озынайтты.
Әйе, Әлфия апаның җырлап узган гомерен хәтерләүче буын әле без. Алай гына да түгел Салават Фәтхетдинов Әлфия апаны әнисе кебек якын күреп исән чагында кадер –хөрмәт күрсәтеп калды.
Артист өчен беренче мәртәбә сәхнәгә чыгу кебек үк сәхнәдән китү чоры да сынауга тиң. Гомер көзе Тукай язганча ачы да , Пушкинныкы кебек алтын да булырга мөмкин шул. Шөкер , Әлфия апа ул яктан да бәхетле.
Малай тапкан хатын — уңган хатын, бәхетлесе — кызны бакканы. Әлфия апаның, белгәнебезчә ике кыз. Гүзәл белән Зөлфия. Әлфия Авзалова иҗатын һәм истәлеген мәңгеләштерү эшен алар башлап йөри. Башкарылган кадәр эшләрдән: Әлфия Авзалова яшәгән йортка мемориаль такта куелды, китап нәшер ителеп халыкка тәкъдир ителде, урам исеме бирелде, үзәк ачылды. Әлбәттә, урам исеме Әлфия апа аяк басмаган җирдә түгел, ә Казан үзәгендә бирелсә мантыйкка күбрәк туры килер иде. Бу җәһәттән якташлары Актанышлылар игътибарлы булып чыкты. 2000 нче елда ук Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге төбәкара җыр конкурсы оештырылды. 2018 елда әлеге конкурс төбәк белән генә чикләнми халыкара фестивальгә әверелеп җырдан тыш, бию, нәфис сүз номинацияләре белән баетылды. Ул елны Лилия Хөсәенова, Илнар Миранов җырлавы ,Зөлфия Шәмсуарованың нәфис сүз осталыгы иң югары бәя алган иде.
Беренче фестиваль көткән өметләрне бик үк аклап бетермәде. Хәтта жюри әгъзалары тарафыннан Күбәләкнең канатын сындырдылар дип шәрехләнде. Югыйсә , фестиваль программасы белән лаауреатлар Мәскәүдә дә, чит илдә дә чыгыш ясады. Оештыручылар эшләмәгән кеше генә ялгышмый дип Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль конкурсның 2019 елда икенчесен игълан итте. Сайлап алу турлары узды. Әмма дөньякүләм пандемия үзчикләүләре белән бары тик быел гына Әлфия Авзалова исемендәге икенче фестиваль конкурс кабат яңартылды. Жюри составы да үзгәрде, оештыручылар исемлегенә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды кушылды. Катнашырга теләк белдереп гариза җибәрүчеләр саны 350 дә артып киткән икән бу үзе үк күрсәткеч. Әлфия Авзалова иҗатын саклау, үстерү, югары башкару осталыгын пропагандалау һәм өйрәнү максатыннан үткәрелгән конкурсның даими булырга тиешлеге бәһәссез. Аның өйрәнерлек иҗади мирасы бик бай.
Әлфия апа башкарган гарәп җырын жюри әгъзалары Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруында ишетте.
Әлфия апаның зур осталык белән Казах, әзербайҗан, гарәп, һинд, кытай җырларын башкарганын беләбез. Ә менә үзбәк кызы Фарангиз Исмаеваның саф татарча Әлфия апа репертуарындагы җырларны башкаруы фестивальнең ачышы булды.
Әлфия Авзалова — татар халык җырларын эстрада стилендә башкаруны башлап җибәрүче. Халык көйләрен заманча итеп нәкъ менә ул җырлый башлый.
Тавышыңда чишмә чылтыравы,
Урмандагы кәккүк тавышы.
Күкрәгеңнән ташып яңгырады,
Халкыбызның бәхет,сагышы — дип шигырь язган Әлфия апа иҗатына гашыйк тамашачы. Күрәсең ул кәккүк җырын ошаткан. Газетада да Кәккүк кызы дип мәкалә язалар җыр яңгырый башлаган елларда. Әлеге җырда Әлфия Авзалованың башкару сәләте аеруча ачык чагыла дип исәпли фестиваль-конкурсның вокал осталыгын бәяләүче Миләүшә Тәминдарова.
Тамашачы Кәккүк җырын Энҗе Шәймурзина башкаруында да ишеткәли.
Фестиваль лауреатларын Әлфия Авзалова үзәгендә игълан итеп бүләкләсәләр, йомгаклау өлеше Пирамиданың концертлар залында узды.
Лауреатлар һәм тамашачылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясаучы рәсми затлар Әлфия Авзалова фестиваленең елдан-ел катнашучылары артуын, яңа исемнәр ачуын теләде. Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова Әлфия Авзалованың җырлау осталыгын өйрәнү максатыннан киләчәктә фәнни-гамәли конференция үткәрергә әзерләнүләрен игълан итте.
Икенче халыкара фестивальгә мәртәбәле кунак итеп Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов чакырылган иде. Оештыручыларны, фестивальдә катнашучыларны җыр бәйрәме белән котлап уңышлар теләде. Аның Актанышта башланып китүен һәм Артур Исламов, Рәзилә Кадыйрова , Азат Кәримов һәм башка бик күп җырчылар өчен сәхнә юлыннан тайпылмаска ышыныч бирүен искәртте.
Актаныштан лауреат исеменә лаек булучылар елдан ел артуы да табигый. Ни әйтсәң дә Әлфия апаның якташлары Әлфия апага багышланган әлеге конкурста катнашуны лауреатлар осталык мәктәбе дип атый.
Рузилә Бәдретлдинованың вокал укытучысы Венера Ганиева. Шул ук җырчының тагын бер укучысы Татьяна Ефремова да конкуста лауреат исеменә лаек булды.
Әлфия апа үзенең төп укытучылары дип Гөлсем Сөләйманова Зифа Басыйрованы атый торган иде. Шуларны тыңлап үскәнгә күрәсең. Ә профессиональ музыка дәресләрен укытучылары Рәисә Волкова, Ирма Яунзем.
Нәкъ менә Ирма Яунзем аны гомер буе онытылмаслык итеп чит телләрдә җырларга өйрәтә.
Бу юлыга Гала концертта Әлфия апаның кытайча җыры башкаручы булмады. Анысы киләчәк эше. Аның каравы кызы Зөлфия Нигмәтҗанова белән Илгиз Шәйхразиев дуэты тамашачы күңелендә уелып калды.
Жюри рәисе Салават Фәтхетдинов җырлаганча сәгать телләре әйләнә шул, Гала -концерт та бер сулышта үтте дә китте.
Быелгы конкурсның тагын бер яңалыгы финалга чыгыучылар бар да лауреат, ә иң –иңе берәү генә.
Гран при иясе Джон Мусин укучысы, аның тәкъдиме белән Алмас берара Актаныш районы мәдәният йортында эшләп ала. Хәзер консерваториядә укый . Остазы -Зилә Сөнгатуллина.
Татарстанда дөресе генә әйткәндә, фестиваль –бәйгеләр күп. Булсын. Тамашачыга сайлап алу өчен менә дигән форсат. Әлфия апага багышланган теләсә нинди концертка киләм ди Чувашстан республикасыннан кадәр гала концерт күрергә килгән Наҗия Хисаметдинова.
Әнә шундый күтәренке рухта икенче фестивальгә дә йомгак ясалды.
Чыннан да, үз җырларының яшьләр телендә тибрәлүен, «Җырым тагын халкыма кайтты. Җыр исән, моң исән», — дип, рухы сөенәдер. Әлфия апа соңгы концертларын тәмамлаганда Онытмагыз мине дип саубуллаша иде. Әлбәттә, онытмыйбыз, онытырга хакыбыз юк.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Хәерле көн, Татарстан! (28.05.21)

Хәерле көн, Татарстан! (27.10.21)

ДәүСоветта ниләр булып ята?

Өч еллык бюджетның төп күрсәткечләре нинди ?

Изге  әманәт җан саклый…

Изге әманәт җан саклый...

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+