Владимир Путин боерыгы нигезендә игълан ителгән 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр игълан ителү сәбәпле, кече һәм урта бизнес вәкилләренә Хөкүмәт матди ярдәм күрсәтә. Пандемиядән зыян күргән өлкәләргә һәр хезмәткәр башыннан акча түләү күздә тотыла. Бу максатка казнадан 27 млрд сум акча бүлү сорала. Грандларга гаризаны 1 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр юлларга мөмкин.