Татарстан Президенты вазифасын бетерүгә каршы чыгыш ясаган Республика парламентының фикере Кремльдә исәпкә алына.
Шулай да, бу — бик күп башка фикерләрнең берсе, дип искәртте Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Бу — закон проектына карата бер фикер. Закон проектын эшләү кысаларында Россиядәге һәр субъектның фикеренә хөрмәт белән карыйбыз, әмма ул, һичшиксез, әлеге закон проектын әзерләгән вакытта исәпкә алыначак фикерләрнең берсе, — диде Кремль вәкиле. — Әлеге очракта сүз ниндидер положениене де-юре фиксацияләү турында түгел, бу әйтелгән фикер. Эш процессы вакытында төрле фикерләрнең әйтелүе игътибарга лаек. Аларның барысы да исәпкә алыначак».