Ә хәзер республиканың иң яхшы яшь комбайнчылары турында. «Хезмәт кешесен данлыйбыз» дигән республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурсны безнең телерадиокомпания авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәулай ук Казан дәүләт аграр университеты белән бергә уздырды. Җиңүчеләрне ачыклап, исемнәрен игълан итү өчен, Кукмара аграр көллиятенә җыйналдылар. Тулырак киләсе репортажда.
Җәй буена кырларда йөзләгән яшь комбайнчы, механизатор, тракторчы, шофер эшләде. Җир сөрү, чәчүдә фидакарь хезмәтләрен куйдылар. Барысы да табыннар муллыгы хакына. Безнең телерадиокомпаниянең иҗат төркемнәре, гадәттәгечә, урыннарга барып, алдынгыларның көн-төн дәвам иткән тынгысыз хезмәтен яктыртып бардылар.
Игенчеләр уңышны җыеп алганнан соң да, тынычланып калмады.Бөтен республикага үз белемнәрен, осталыкларын күрсәтергә алындылар.
Ел саен үткәрелә торган «Хезмәт кешесен данлыйбыз» конкурсында катнашу өчен, Нурлат сөте хуҗалыгыннан Илназ Әюпов Кукмара районына өч йөз чакрымнан артык юл узып килгән. Эше мактауга бик лаек.
Быелгы гаять уңайсыз коры һава шартлары игенчене кат-кат сынады. Һөнәри осталыкларын эшкә җигеп, кыенлыклар алдында югалып калмыйча, үз дигәннәренә ирешергә омтылучыларга бәхет елмайды. Технология төгәл үтәлгән хуҗалыкларда мул уңыш җыйнап алынды.
Конкурсантларны Кукмара аграр көллиятендә кабул иттеләр.
Ачылу тантанасында яшь игенчеләр үзара аралаштылар,эксперт комиссиясенең ярышлар кагыйдәләре белән таныштылар.Башта катлаулы теоретик сорауларга җаваплар бирделәр. Ургычның киңлеге күпме, ашлык җыю ысуллары, төрле һава шартларында комбайнның тизлеге нинди? Практик күнегүләр дә җиңелләрдән түгел иде. Жюри әгъзалары конкурсантлардан ватык комбайнның җитешсезлекләрен таптырып, көйләтеп карадылар. Вакыт та исәпкә алынды.
Конкурсның икенче көнен катнашучылар көтеп алды. Барлык биремнәр дә артта калды, лаеклыларга бүләкләрне алу вакыты җитте.Эстраданың популяр башкаручылары аларга көч-күәт биреп торды.
Катнашучыларны «Рекордлы ашлык суктыручы», «Иң зур эш стажы», «Иң яхшы теоретик белемле», «Иң яхшы күнекмәләр остасы» номинацияләрендә бүләкләделәр. Бер генә конкурсант табүләксез калмады. Конкурсантларга өстәмә баллар җыеп,аграр университетка укырга керү мөмкинлеге бирелде.
Жюри яшь белгечләрнең һөнәри дәрәҗәсен бәяләде.Балтач районыннан БулатМөдәррисовның тырышлыгы өчен урын белән бәяләнде. Икенче урында- Кукмара районыннан Рашат Шакиров.
Иң оста булыпТаһир Габетдинов танылды. Казан аграр университетының 3 курсстуденты «Хезмәт кешесен дан лыйбыз» республика конкурсында беренче урынны алды.
Быел республика кырларыннан ике миллион ярым тонна ашлык җыеп алынды. Яшьләр экипажлары да зур өлеш кертте. Игенчегә озаклап ял итәргә туры килми – хәзер хуҗалыкларда яшелчә уңышын җыялар, ә тиздән техника ремонтлауга керешәләр.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.