Чыгарылышны фаҗигалы хәбәрдән башлыйбыз. Кичә Чаллыдагы бер торак йортның дүртенче катында газ шартлап, йортның бер өлеше җимерелде. Фаҗига урынына барлык ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре вәкилләре оператив килде. Кулланучыларның иминлеге һәм сәламәтлеге таләпләренә җавап бирми торган эшләрне башкару яки хезмәтләр күрсәтү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерүне республика прокуратурасы да үткәрә.
Төзелеш җиһазлары комплектын ашыгыч рәвештә биш катлы йортның түбәсенә күтәрәләр. Төнгә унынчы рейс инде.
Коткаручыларга хәрабәләрне төн буена җыярга туры килгән. Иң өстәге ике кат нык җимерелгән. Үзәк-4 катта. Бу-70 яшьлек пенсионерның фатиры, кайбер мәгълүматларга караганда, наркология диспансерында исәптә торган. Аны да хәрабәләр арасыннан табып алганнар. Хәле бик авыр була.
Көчле шартлауны күрше йортларда яшәүчеләр дә ишеткән. Йортларның, шулай ук кайбер машиналарның да тәрәзә пыялалары ватылган яки чатнаган.
Бетон плитәсе астыннан 22 яшьлек Аделинаны тартып чыгарганнар — ул күршедәге 4 катта яшәгән. Клиник үлем кичергән, соңрак шәһәр хастаханәсендә гомере өзелгән.
Тагын өч зыян күрүчегә ашыгыч ярдәм күрсәтелгән.
Якынча мәгълүматларга караганда, газ җиһазларын дөрес эксплуатацияләмәү сәбәпле шартлау булган.
Фаҗига булган урынга премьер-министр Алексей Песошин, сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков килде. Зыян килгән кешеләрнең хәлен белештеләр. Йорт янында оператив штаб җәелдерелде.
Республиканың тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. Татарстан Прокуратурасы да үз тикшерүләрен башлады.
Оператив тикшерүләр, шулай ук этләр ярдәмендә кинологлар карау үткәргәч, йорт җимерелү куркынычы юк дигән нәтиҗәгә киленде. Тик җимерек подъездлардагы фатирларга кешеләрне әлегә кертмиләр.
Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышыннан соң, төзек подъезларда яшәүчеләрга фатирларына кайтырга рөхсәт ителде. Йорт барлык коммуникацияләргә тоташтырылган.
Айнур Вәлиәхмәтов, Ренат Сәхибгәрәев, Илсур Вәлиуллин, Татарстан яңалыклары, Чаллы.