9 ай нәтиҗәләре өмет уята. Шулай да пандемия үзен сиздерә. Аны җиңелчә кичерү өчен зур запаслар кирәк. Хөкүмәт Йортында финанс, казначылык һәм салым органнары вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә шулар хакында сүз барды.
Татарстан икътисады ковид кризисыннан котыла алды. Әмма пандемия дәвам итә. Һәм бу яңа финанс проблемаларын тудыра. Шуңа күрә финанс хәлен тотрыклы итү мөһим. Бу юнәлештә күп кенә эш башкарылган инде, бу Татарстан икътисадый моделенең нәтиҗәлелеген күрсәтә.
9 айда тулаем төбәк продукты үсеше 2020 елның шул ук чорына карата 103 процент тәшкил иткән. Сәнәгать җитештерүе индексы-105 процент. Төзелеш тармагында үсеш-104 процент диярлек, ваклап сатуда 108 процент ярым. Бюджетның үз керемнәре 232 миллиард ярым сум чамасы.
2022 елга республика бюджеты 11 млрд.сум дефицит белән формалаштырылган. Бу акчаларны хәзер үк табарга кирәк. Башка вариантлар юк. Әлегә энергия ресурсларына бәяләр югары, Татарстан казнасына салым керемнәрен арттыру өчен эшлиләр.
Нефть химиясеннән керемнәр ике тапкыр арткан. Шулай ук үсеш зонасында башка төп салымнар да бар. Шуңа күрә 2021 елда республикада беренче тапкыр салым түләүләре бер триллион сумнан артып китә.
Салым бурычларын вакытында түләттерүгә ирешү дә мөһим. 1 октябрьгә физик затларның әҗәте бер миллиард сигез йөз миллион сум.
Тулаем алганда, 9 ай нәтиҗәләре белән Татарстан Президенты канәгать булуын белдерде. Контрольлек итүче һәм көч структуралары эшен мактады. Салымнар түләмәгән өчен 3 млрд. 836 млн. сумлык 32 җинаять эше кузгатылган. Шул ук вакытта акча белән бюджетны тулыландырганнар инде.
Инна Данилова, Татарстан яңалыклары.