2022 ел ахырына кадәр Россиянең өч төбәгендә электрон паспортлар гамәлгә кертелә башлый. Шуларның берсе — Татарстан Республикасы. Бу хакта «Известия» телеканалы хәбәр итә.
Шулай ук Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе беренчеләрдән булып бу эшкә керешә. Кәгазь документны электрон форматка алыштыру ирекле. Яңа документ үзара бәйләнгән ике элементтан гыйбарәт була. Аның хуҗасы смарт-карта һәм QR-коды булган кушымта ала. Татарстанның электрон паспортларны гамәлгә кертү буенча сынау мәйданчыгы сыйфатында кулланылу мөмкинлеге хакында Иннополиста «Яңа Белем» марафонында да әйтелгән иде.