Беренче Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивален 13-14 ноябрьдә Мөслим районында уздыру планлаштырыла.
Бөтендөнья татар конгрессында Татар халык ашлары комитеты советының чираттагы утырышында шундый карарга киленде. «Каз өмәсе» йоласы милли күренешләр, бәйгеләр белән үрелеп бара. Каз йолку, каз каурыеннан әйберләр ясау, милли җырлар, биюләр, халык уеннарына игътибар бирелә. Мөслим — казларны күпләп асраучы район. Биредә „Татар базары“ махсус сату урыннары да уңышлы эшләп килә. Беренче фестивальне зур тантана буларак үткәреп, киләчәктә аны матур традициягә әйләндерергә ниятлиләр.