Ә хәзер игътибарыгызга Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы белән берлектә әзерләнгән «Мәдәни ярдәмче» сәхифәсен тәкъдим итәбез. Без бу атнада республикабызның мәдәният оешмаларында узучы спектакльләр, күргәзмәләр, концертлар Һәм премьералар турында сөйлибез.
……………………………….
Казан яшь тамашачы театры 30 октябрьдә тамашачыларны Туфан Имаметдинов куелышындагы «Нос» дигән спектакле белән сөендерәчәк. Режиссер, Николай Гогольнең мәзәк повестен калейдоскоптагы рәсемнәр кебек бер-берсен алыштыручы образлар һәм типажларның чиксез карнавалына әйләндерә. Спектакль «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында куелган.
…………………………….
Түбән Кама дәүләт татар драма театры 28 октябрьдә Туфан Миңнуллинның «Алпамыш алпавыты» комедиясен күрсәтә. Спектакльдәге вакыйгалар Иштугановлар гаиләсе яши торган Алпамыш авылында бара. Гаилә зур, аларның барысы да тәрбияле. Ә менә бөтен авылда нибары шушы йорт кына калган. Авыл үссен өчен улларын өйләндерергә кирәк. Ә киленне кайдан алып кайтырга соң? Аны урларга гына кала. Кызыклы сюжет, көлү өчен сәбәп тә бар кебек. Әмма моңсу комедия. Ни өчен Алпамыш авылында бер генә хуҗалык калган? Кешеләрне туган яктан чыгып китәргә нәрсә этәрә? “ Киләчәгең нинди, татар авылы?”- дигән сорау туа.
Ә менә “Әкият” Татар дәүләт курчак театрында премьера! 29 һәм 30 октябрь көннәрендә театр сәхнәсендә Нәкый Исәнбәтнең «Мырау батыр» исемле легендар әсәре куела. Режиссеры Илгиз Зәйниев!
………………………………..
Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры 30 октябрьдә «Яратып туялмадым” спектаклен күрсәтә.
Пьесаның нигезен Сәхибҗамал Волжскаяның соңгы елларга караган архив документлары һәм тарихи чыганаклар тәшкил итә. Ул гомеренең соңгы елларын Чистай психоневрология интернатында уздыра. Хатын — кыз ялгызлыгы, авыру белән көрәшү, интернатта тормышка ашырылган хыял — Ренат Әюповның мелодрамасы нәкъ менә шуларга багышлана. Геройны кызганыргамы яки, киресенчә, горурланыргамы — тамашачы моны үз хәл итәр.
…………………..
27 нче, 28 октябрьдә Әлмәт Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә “Әкият” Татар дәүләт курчак театры гастрольләре уза. Биредә «Әкият” курчак театры тамашачылар яратып өлгергән иң яхшы, тәрбияви яктан әһәмиятле спектакльләрен күрсәтә. Нәни сабыйлар өчен интерактив гыйбрәтле әкият, шулай ук рус халык әкиятләренә нигезләнгән лирик, мистик «Крошечка-Хаврошечка» куелышы тәкъдим ителә. Ә яшьләр һәм өлкәннәр легендар “Ханума» спектаклен карый ала. Әлеге спектакль күп кенә дәрәҗәле халыкара курчак театрлары фестивальләре дипломанты. «Ханума» спектакленә билетларны «Пушкин картасы» программасы буенча да сатып алырга мөмкин.
……………………….
Ә хәзер концертлар турында
26 октябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге концерт залында «Organo Pleno» фестивале, Россиянең халык артисты, органчы Рубин Абдуллинның концерты була. Программа француз композиторы һәм органчы СезАр Франк иҗатына багышланган.
………………………….
28 октябрьдә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Сәламлибез сине, София!” дип аталган София Гобәйдуллинаның юбилей концерты була. Исеменнән күренгәнчә, ул масштаблы концерт. Россиядә һәм Татарстанда беренче тапкыр София Гобәйдуллинаның заманча музыка Үзәге оркестры юбилярның зур әсәрләрен башкара. Дирижерлар: Эстония-Израильдән Андрес Мустонен белән Анна Гулишамбарова. Солистлар: Мәскәүдәге заманча музыка ансамбленнән Михаил Дубов (фортепиано), Иван Бушуев (флейта), Олег Танцов (кларнет), Роман Минц (скрипка). Концертны Мәскәүдән музыка белгече Ярослав Тимофеев алып бара. Концертка Пушкин картасы белән керергә мөмкин.
…………………..
27 октябрьдә La Primavera Казан камера оркестры Пианооптиум фортепиано марафонын дәвам итә. Казанга Россия пианисты һәм композитор Никита Мндоянц чакырылган. Ул күп кенә халыкара конкурслар лауреаты, актив концерт эшчәнлеген алып бара. Концерт программасында Моцарт, Бетховен, Шор әсәрләре бар.
………………
12 декабрьгә кадәр Зөядәге Тарих музееның күргәзмәләр залында «Күк һәм җир сугышчылары. Тарихта һәм мәдәнияттә Изге сугышчылар образлары феномены» дигән темага күргәзмә эшли. Күргәзмә бөек полководец һәм дәүләт эшлеклесе, князь Александр Невскийның 800 еллыгына багышлана.
Күргәзмәдә 100дән артык экспонат – иконалар, басма графика, коеп ясалган иконалар, складлар, антиминслар, сирәк китаплар, кулъязмалар, елъязма миниатюралар, археологик артефактлар, нумизматика әйберләре, хәзерге заман рәссамнары әәсәрләре тәкъдим ителә. Музей-тыюлыкның социаль челтәрләрендә күргәзмә буенча видеоэкскурсияләр сериясен карарга мөмкин. Бик кызыклы булачак!
…
26 октябрьдә «Калеб» иҗат берләшмәсендә премьера! Алинә Бикмуллина, Айгөл Абдрахманова, Райнур Әгъләметдиновның хикәяләреннән “Өчәү” дип исемләнгән куелыш. Режиссеры-Әминә Миндиярова
………………..
29 октябрьдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Айгөл Әхмәтгалиева әсәре буенча куелган “Капка» драмасының премьерасы күрсәтелә.
…
Бүгенгә менә шулар. Мәдәниятле халык – бай халык. Мәдәният, сәнгать казанышларын , гореф-гадәтләр, йолаларны яхшырак белим дисәгез, театр, концерт, күргәзмә залларына рәхим итегез!