РФ Президенты Владимир Путин Covid-19 коронавирусыннан вакцинацияләнмәгән өлкән яшьтәге россиялеләрне үз-үзләрен изоляцияләүгә җибәрергә тәкъдим итте. Бу ил Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдән соң билгеләнгән дәүләт башлыгы йөкләмәләре исемлегендә күрсәтелә, исемлек Кремль сайтында урнаштырылган.
Ил төбәкләре җитәкчеләренә дәүләт башлыгы «коронавирус инфекциясенә (Covid-19) вакцинация узмаган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен үз-үзләрен изоляцияләү кертергә» киңәш итте.