Бүген Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышы була.
Депутатлар тикшерүенә чыгарылган төп мәсьәлә – 2022 елгы һәм 2023-24 нче елларга планлы бюджет проекты. Финанс документын комитетларда һәм парламент тыңлауларында тикшергәннәр иде. Парламентның үз составына да үзгәрешләр кертелде. Берничә депутат Дәүләт Думасына сайланган һәм Мәскәүгә эшкә күченгән. Көн тәртибенә шулай ук гамәлдәге кайбер республика законнарына төзәтмәләр кертү, Татарстан таможнясы хисаплары кертелде.