Россия югары уку йортлары студентларны дистанцион белем алуга яки ял көннәрендә мөстәкыйль эшкә күчерергә мөмкин.
«Илдә эшләми торган көннәр кертелүгә бәйле рәвештә югары уку йортлары студентларның мөстәкыйль эш формасында яки дистанцион технологияләрдән файдаланып белем алуын карарга хокуклы. Әлеге катлаулы чорда укуны дәвам итү мөмкинлеге белем бирүнең сыйфатын тәэмин итәргә булышачак», — диде РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, студентларның мөстәкыйль эше югары уку йортларын тарафыннан тиешле дәрәҗәдә методик яктан тәэмин ителергә һәм алынган белемне тикшерү белән бергә барылырга тиеш.
«Без күп кенә төбәкләрдә эпидемиологик вазгыятьнең катлаулануын күрәбез, шунлыктан үзеңне һәм якыннарыңны коронавирус инфекциясеннән саклауда вакцинациянең иң яхшы чара булуын тагын бер тапкыр искәртәбез», — дип өстәде Фальков.
РФ Президенты Владимир Путин чәршәмбе көнне коронавирус йогышына алга таба таралуга юл куймас өчен 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиядә «эшләми торган көннәр» турындагы указны имзалады. Шул ук вакытта, РФ субъектлары 30 октябрьгә кадәр өстәмә ял көннәре билгели һәм аларны 7 ноябрьдән соң да озайта ала.