М-12 трассасы нинди булыр? Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында юлны проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Эшче төркем вәкилләре Мәскәү – Түбән Новгород – Казан шәһәрләрен тоташтыручы трассаның нинди этапта булуын сөйләде. Хәзергә сиксән чакрымнан артык юл салынган. Йөз кырык ике километр озынлыктагы трасса ике этапта төзелә. Шәһәр халкын борчыган мәсьәләләр турында да фикер алыштылар. Болар тавышны бастыру җайланмаларына, урман-паркларны яңартуга да бәйле сораулар. Яшелләндерү, агач утырту буенча акцияләр дәвам итә.
Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры