Исәнмесез, хөрмәтле телевизор караучылар! Статистик мәгълүматларга күз салсак, салкыннар җитүгә, сөрем исе белән агулану очраклары арта.
Бигрәк тә газ плитәләре һәм колонкалары булган өйләрдә, газ мунчаларында сөрем газы белән агулану куркынычы зур. Сөрем газы белән агуланмас өчен нәрсәләрне истә тоту зарур? Газ җиһазларын кулланыр алдыннан нишләргә? Бу һәм башка актуаль сорауларга студиябезнең бүгенге кунагы Ирек Мөхетдинов җавап бирә.