«Эрмитаж-Казан» үзәгендә төрек рәссамнарының «Анатолия җилләре» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә Төркиянең төрле жанрларда иҗат итүче танылган рәссамнарының 43 эше тәкъдим ителде. Фәлсәфи сюрреализмнан алып лирик абстракционизм, экспрессионизм жанрларында иҗат ителгән рәсемнәрнең асылын Мөршидә Җиһан өйрәнеп кайтты.
Урамда көнннән-көн көзге ачы җилләре ешайган чакта сәгатькә гашыйк тамашачы Төркиянең “Анатолия җилләре” белән җылына. Күргәзмәдә берьюлы 11 рәссам иҗаты чагыла. Аларның барысы да диярлек Казанда беренче мәртәбә. Ялчын Гөкчәбаг өчен быелгы ел бигрәк истәлекле. Күптән түгел Төркия рәссамнар фонды премиясенә лаек булган.
Рәссам Ялчын Гөкчәбаг: “Мин рәсемнәремдә төрек халкының үткәндәге яшәешен , мәдәниятен, көнкүрешен чагылдырам.Әлеге рәсемдә , мәсәлән, трактор юк. Барысы да кул белән эшләгән чор. Бу тарих. Безнең үткәнебез.”
Пейзаж остасы булган Ялчын бәй рәсемнәрендә табигыйлек җәлеп итә.
Ялчын Гөкчабаг табигыйлеккә мөмкиббән булса, Нәрвәз акын бүгенге яңа технологияләр чорын чагылдыра.
Сутудент елларында ул аны аклы каралы итеп ясаса , соңга таба төсләндерә башлаган.
Рәссам Нәврәз Акын: “Әлеге рәсемнәрне бик нечкә пумала белән майлы буяу белән ясыйм. Мин рәсемнәремә исем куймыйм, карарга килүчеләр үзләренчә фаразлый. Биредә яңа технология үсешен чагылдырган рәсемнәр тезмәсе.”
Чыннан да беренче карашка чуарланган сызыклар гына күренә кебек. Әмма игътибарлырак карасаң әлеге рәсемнәрдә тимер юллар, вакытны ашыктыручы сәгать механизхмнары чагыла.
Эргин Инан иҗаты мәсләктәше Фәүзи Каракоч фикернчә дини мотивлар беән сугарылган.
Истанбул шәһәренең Җидетәпә университеты галиме Фәүзи Каракоч: “Аның рәсемнәре башкаларга охшамаган, үзенчәлекле алымда ясалган. Бер яктан ул гарәп каллиграфиясе үрнәкләрен кулланган, икенче яктан үзенең хыялый образларын, иҗат фантизиясен дә өстәгән.Ислам фәлсәфәсен кешелеклелек кыйммәтәләре аша чагылдыра.”
Экспозициядә чагылдырылган жанрлар төрле булуга карамастан, рәссамнарны төрек рәсем сәнгатенә, төрек халкының тарихына һәм традицияләренә, Анатолия мәдәниятенә, үз иленә, халкына булган мәхәббәт мотивлары берләштерә дип белдерде рәсми ачылу барышында Исмет Эрикан .
Төркия Республикасының Казандагы Баш консулы Исмет Эрикан: “Төркиянең мәшһүр рәссамнары күргәзмәсен татарстанлылыр хозурына да тәкъдим итә алуыбызга бик шатбыз. Төрле жанрда , өслүптә итҗат итүче рәссамнарыбызның иң яшенә 35, ә иң өлкәне 70 тән узган. Алар барысы да Анатолия мәдәниятендә тәрбияләнгән иҗатчылар. Шуңа да күргәзмәне Атантолия җилләре дип атарга булдык..”
Рәссамнәрнең иң яше Метин Калкызоглу. Яшь булуга карамастан, Төркмядә аның иҗаты мәшһүр. Үз картиналарында фәлсәфи мәгънә тирәнлеген ак һәм соры төсләр аша бирә.
Рәссам Метин Калкызоглу: “Бу рәсемнәргә карагач кешеләр рәсемдә үзләренекен күңел халәтен танып , охшашлык күрерләр дип уйлыйм. Игътибар итсәгез парлы һәм парсыз кош рәсемнәре, агачка сыенучы яисә аннан китеп баручы җәнлек, алар барысы да безнең табигать баласы булуын гәүдәләндерә..”
Сәнгать кешеләре дөньякүләм фаҗигаләрне дә үзгә кичерә. Ул аларның иҗатына да тәэсир итә .
Рәссам Рәшит Алтун: “Төркиядә бик күп урманнар янды. Бу фаҗига мине бик тетрәндерде. Күргәзмзәгә шуның тәэсирендә ясаган рәсемемне китердем. Бу мин җан авазы. Янгын эчендә калган дөньяны бары тик без үзебез коткара алабыз.”
Бу фикер белән килешми мөмкин түгел. Күргәзмә белән тынышырга килүчеләр тарафыннан да рәссамнар иҗаты югары бәяләнде.
Күргәзмә «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы белән берлектә Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы тарафыннан оештырылды. Күргәзмә 14 нче ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.