Бүген Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе, генерал-лейтенант, Россия Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы хезмәткәре Әсгать Сәфәровның гомер бәйрәме-туган көне.
Хезмәт юлын ул 1984 нче елда Казан шәһәре Совет районы эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе итеп башлый, төрле елларда Татарстан Президенты җитәкчесе, куркынычсызлык хезмәте башлыгы, 98 нче елдан алып 2012 нче елга кадәр Татарстан буенча Эчке эшләр министры. 20 елдан артык «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең региональ бүлекчәсен әйдәп бара. Ә 2013 елның августыннан Әсгать Сәфәров Татарстан Президенты Аппаратын җитәкли. «Татарстан» телерадиокомпаниясе юбиляр адресына юлланган күпсанлы котлауларга кушыла.