2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тула.
Әлеге зур чарага әзерлек кысаларында Диния Нәзарәтенә “Казан басма” компьютер шрифты нигезендәге Коръән басмасының электрон чыганаклары тапшырылды. “Казан басма” компьютер шрифтын булдыру эшенә чит ил нәкышче-белгечләре җәлеп ителгән. Шрифтны төзүче — Төркиянең Мәрмәрә университеты деканы, доктор Мөхәммәд Абай. “Казан басма” компьютер шрифты нигезендәге Коръән басмасы дөньякүләм кабул ителгән “Әр-рәсем Әл-Госмани” стандарларына туры килә. Әлеге шрифт Коръән мөсхәфләрен, татар дини мирасына караган һәм Коръәнне өйрәнү белән бәйле башка әдәбиятны да бастыруга зур мөмкинлекләр ача дип ассызыклады чыгыш ясаучылар.