Бөтенроссия халык санын алу башланып китте. Исәпкә алучылар электрон анкеталарны тутыру өчен фатирларда, шәхси йортларда йөриләр. Әлмәттә һәм Зәйдә илкүләм масштаблы акциягә ничек керешкәннәр? Тулырак киләсе язмада.
Виктория Махалова һәр фатирны йөреп чыгу алдыннан җентекле инструктаж узган, тәҗрибәле исәпкә алучылар белән аралашкан. Кешеләргә сорауларны төгәл һәм аңлаешлы итеп формалаштыру, тиз арада җаваплар язу мөһим.
Әлмәттә Сөләйманова урамындагы йортларның берсе. Бер кешене сораштыруга якынча 20 минут вакыт китә. Сораулар кешенең җенесе, яше, яшәү урыны, белеме, кайсы милләттән булуы турында.
Халык санын алучыүз фикерен тага алмый, җавапларны сораштыручы әйтергә тиеш. Исәпкә алуда Бөтенроссия халык санын алу участогы аша да катнашырга мөмкин. Шуларның берсе Әлмәттәге күп функцияле үзәктә эшли. Монда волонтерлар исәпкә алуда катнашучыларга булышалар. Беренче көннәрдән үк кешеләр участокларга бик теләп килә. Үзләре өчен социаль әһәмиятле сорауларга җаваплар бирәләр.
Әлмәт 61 участокка бүленгән. Биредә 364 исәпкә алучы эшли. Аларның һәркайсына уртача 550 кешене исәпкә алырга туры килә.
Зәйдә 6 исәпкә алу пунктының берсе Энергетик мәдәният сараенда урнашкан. Биредә дә исәпкә алучыларга киеренек эшләргә туры килә. Килүчеләрне барлык чикләүләр һәм социаль дистанцияне үтәп кабул итәләр.
Статистика органнары белгечләре барысын да җентекләп аңлаталар, кешеләрне әлеге Бөтенроссия акциясендә катнашырга нәрсә этәрүе белән дә кызыксыналар.
Җанисәптә, участокка барудан һәм үз өеңдә булган сорауларга җаваплардан тыш, онлайн режимда да катнашырга мөмкин. Бөтенроссия халык санын алу 14 ноябрьгә кадәр бара.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Әлмәт һәм Зәй районнары.