Пандемия вакытында өлкән буын кешеләренә бакчачылык ширкәтләрендә кайнашу һәрьяктан да кулай. Беренчедән ул ковид йогышыннан саклану чарасы. Саф һавада булу, актив хәрәкәт сәламәтлекне ныгыта, яраткан чәчәкләр үстерү күңелләрне иркәли, җиләк-җимеш һәм яшелчә гаиләгә шактый гына матди ярдәм дә.
Татарстан радиосының турыдан-туры эфиры да бакчачыларның көзге мәшәкатьләренә багышланды. Студия кунагы “Россельхозценр” Федераль учреждениесе Татарстандагы филиалының технологик-аналитик лабораториясе мөдире Айгөл Габдрахманова бакчачыларга күп кенә файдалы киңәшләр, сорауларына җаваплар бирде. Айгөл ханымга без дә кайбер сораулар белән мөрәҗәгать иттек.