Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Инвестицион климат булдыру буенча илкүләм рейтингта 2 нче урынны саклап калды. Бу хакта парламент тыңлауларында вице-премьер – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерде. Халык ышанычлылары киләсе һәм 2023 — 24 еллардагы план чорына бюджет проекты турында фикер алышты.
Депутатлар белән очрашуда Премьер-министр Алексей Песошин катнашты. Бюджетны формалаштырганда икътисади шартлар уңай булды — икътисад торгызыла, нефть чыгарудан тыш, эшлекле активлык дәрәҗәсе пандемиягә кадәрге дәрәҗәгә җитә. Озак вакытка бюджет системасын баланслаштыру мөһим. Төп финанс документының нигезенә киләсе өч елга социаль-икътисади үсеш фаразы салынган – тулаем продукт үсеше, сәнәгать җитештерүе индексы һәм реаль хезмәт хакы. Сүз дә юк, дөньякүләм нефтькә һәм доллар курсы бәяләрен исәпкә алу мөһим.
Киләсе елда казнага 295 миллиард сумга якын акча җыю планлаштырыла. Бюджет дефициты 11 миллиард сумга якын.
Финанс министры бюджетны формалаштыру принципларын җентекләп аңлатты, парламентарийларның сорауларына җавап бирде. Алар республика президент программаларын, салым преференцияләрен дәвам итүгә, коронавирус пандемиясе сәбәпле, чикләүләр кертүнең бизнестагы югалтуларны компенсацияләүгә кагылышлы иде. Чыгыш ясаучылар киләсе өч елга бюджет сәясәте өлкәсендә төп бурыч булып бюджет системасының озак вакытлы баланслылыгына һәм тотрыклылыгына ирешү кала, дип билгеләп үтте.
…
Дәүләт Советы Президиумы утырышында киләсе сессиянең датасын билгеләделәр. Ә узган атнада парламент комитетлары үз закон проектларын әзерләде. Төп тема-өч еллык бюджет проекты. тудырды?
Акча санаганны ярата. Өстәвенә гыйлем, фән, әдәбият-сәнгать белән бәйле җәмгыятьнең рухи кыйммәтләрен тәшкил иткән тармакта аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кайсы гына юнәлешне алсаң да барысы да әһәмиятле. Шуңа да чыгыш ясаучылар комитет карамагындагы юнәлешләрне финанслау мәсьәләләренә аерым тукталды. “Социаль-мәдәни өлкә » — бюджет чыгымнарының иң зур бүлеге. 2022 елда әлеге маддә буенча бюджет чыгымнары күләме 109,8 млрд.сумга җитә.
Утырыш эшенә Эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле видеоэлемтә аша кушылучалар да булды. Нәкъ шул чикләүләр нәтиҗәсендәге вәзгыять театр һәм башка мәдәни оешмаларның хәлен аеруча мөшкелләтте. Депутат Александр Славутский коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр аркасында театрларга нинди дә булса ярдәм планлаштыруы турында кызыксынды. Ачык кына җавап бирелмәгәч. Утырышны алып баручы, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов профильле министрлыкка ситуацияне анализларга һәм, кирәк булганда, әлеге мәсьәләне бюджет үтәлешендә исәпкә алырга тәкъдим итте.
2022 елда мәдәният һәм кинематографияне финанслауга консолидацияләнгән бюджет буенча — 17,3 млрд.сум, республика бюджетында 10,1 млрд. сум каралган.
Депутат Рамил Төхвәтуллин билгеләп үткәнчә, кинематографиягә бүлеп бирелә торган акчалар күләме җитәрлек түгел, бигрәк тә Татарстан киносын булдыруны финанслау кысаларында. Депутат Мәдәният министрлыгына бу мәсьәләдә күрше республика тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте. Моннан тыш көн тәртибендә Мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты да каралды. Яңа Закон проекты типик/гадәти таләпләрне раслау буенча вәкаләтләрне Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшыру яклы.
Үзәкнеке үзәктә дигәндәй, Массакүләм мәгълүмат чаралары» бүлеге буенча киләсе елда республика бюджетында 1,7 млрд.сум күләмендә акча каралган.Чагыштыру өчен, 3 ел элек ул 1.4 млрд тәшкил итә иде. Закон проекты беренче укылышта карау өчен әзерләнгән, ягъни алар барысыд да тулаем кабул ителер дип көтелми. Шулай да Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты 2022нче, 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына республика бюджеты турында закон проектын хуплады.
…
Районнарда янәдән кадрлар үзгәреше. Рамил Гатиятуллин Баулы районы башлыгы вазифасыннан китте. Карар муниципаль Совет сессиясендә кабул ителде. Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән аңа рәхмәт белдерде. Шулай ук парламент рәисенә «Безнең ишегалды» Президент программасын һәм капиталь ремонтланган спорт мәктәбен күрсәттеләр.
Баулыда узган ел гына да 16 ишегалды капиталь ремонтланды 7 ишегалдын төзекләндерү эшләре бара. Һәр очракта барлык детальләрне җирле халык белән аныклыйлар. Чапаев урамындагы ишегалларын да киңәшләшеп тәртипкә китерәләр.
Фәрит Мөхәммәтшинга төзекләндерелгән спорт мәктәбен күрсәттеләр. Тагын берничә объектны ремонтлау һәм реконструкцияләүгә 130 миллион сум акча тотылган.
Соңгы 5 елда республиканың көньяк-көнчыгыш төбәге танымаслык булып үзгәрде. Төзелеш, реконструкция, капиталь ремонтка федераль, республика бюджетларыннан һәм иганәчеләрдән 3 миллиард сум акча җәлеп ителгән.
Октябрьнең үзәк мәйданы, «Нефтче» һәм Җиңү парклары яңартылды. Универсаль спорт мәйданчыклары, фельдшер-акушерлык пунктлары, торак йортлар салынды.
Чистарту корылмалары, юллар төзелде. Балалар бакчалары, мәктәпләр капиталь ремонтланды. Бу программалар шәһәргә генә түгел, ерак авыл җирлекләренә дә кагылды. Болар барысы да Рамил Гатиятуллинның башлангычына бәйле. Ул 7 ел башлык булып эшләде, социаль әһәмиятле программаларны тормышка ашырудан тыш, муниципалитетка зур инвестицияләр җәлеп итә алды. Биредә кече һәм урта предприятиеләр, агросәнәгать мәйданчыклары эшли башлады. Берничә йөз яңа эш урыны булдырылды.
Фәрит Мөхәммәтшин Рамил Гатиятуллинга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук Оборона министрлыгының «Сугышчан туганлыкны ныгыткан өчен» бүләген тапшырды.
Баулы районының яңа башлыгы — Ильяс Гөзәеров. Күп еллар Баулы хакимиятендә, аннары Президент Аппаратында, соңгы 6 елда район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләде. Муниципалитет территориясендә барлык республика программаларын, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәкъ менә аның шәхси контролендә булды.
Фәрит Мөхәммәтшин яңа җитәкченең ирешелгән уңышлары белән чикләнеп калмавын, районны үстерүдә тагын да нәтиҗәлерәк эшләвен теләде.
…
Бүгенгә парламент хәбәрләре турында кыскача шулар иде.