Хөрмәтле телевизор караучылар! Игътибарыгызга «Мәдәни ярдәмче» дип аталган яңа сәхифә тәкъдим итәбез. Биредә без бу атнада республикабызның мәдәният оешмаларында узучы спектакльләр, күргәзмәләр, концертлар Һәм премьералар турында сөйләрбез.
20нче октябрь көндезге сәгать 11 дә “Әкият” татар дәүләт курчак театрында Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкияте тәкъдим ителә.
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында 22, 23 һәм 24 октябрь көнне «Сөннәтче бабай» дип аталган премьера. Куючы режиссер — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов. Спектакльнең нигезен татар язучысы һәм публицист Гаяз Исхакыйның әсәрләре тәшкил итә. Оригиналь куелышның авторлары-Булат Минкин һәм Ландыш Әбударова. Сюжетның үзәгендә — беренче карашка, авыл кешеләренең гади тормышы. Менә шушы гадилек артында бәһасез бүләк –сүзләр белән дәвалау, яхшыга өмет бүләк итә белү сыйган. Спектакль герое яшь буынга үз гомере буена саклап калган традицияләрне һәм кыйммәтләрне тапшырырга омтыла
23нче октябрь көнне Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган “Шулай булды шул” дип аталган спектакль күрсәтелә.
Шулай ук 23нче октябрь көнне Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрында тамашачыга “Номер с фруктами” дип аталган комедия тәкъдим ителә. Ул уналты яшьтән өлкәнрәк тамашачыларга исәпләнгән.
21 октябрь көнне Габлулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Танго һәм Латин Америкасы музыкасының иң талантлы җырчыларының берсе, бархат лирик бас-баритон тавышлы, «Романсиада» конкурсы лауреаты, ДМИТРИЙ РИБЕРО Дәүләт халык уен кораллары оркестры белән чыгыш ясый. Оркестрның сәнгать җитәкчесе Россиянең халык артисты, профессор Анатолий Шутиков.
Концертны «Пушкин картасы» программасы буенча карарга була.
2022 елда Россиядә джазның 100 еллыгы билгеләп үтелә! Әгәр сез бу музыкаль юнәлештә күбрәк өйрәнәсегез һәм балаларыгызны аңа җәлеп итәргә теләсәгез-бергәләп 24 октябрь көнне сәгать 12 дә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залына «Импровиз-рояль»концертына рәхим итегез! Коллективның сәнгать җитәкчесе, профессор Александр Маклыгин импровизация һәм гомумән джаз турында күп кенә кызыклы мәгьлүмат җиткерер.
Концертны Пушкин картасы буенча да карарга була.
19 октябрьдә Актаныш районы туган якны өйрәнү музеенда «Герләр, герләр, төрле-төрле үлчәмнәр» дип аталган күргәзмә ачыла. Анда төрле үлчәүләр, өстәл һәм элмә тәлинкәләре, герләр, йөк төягечләр тәкъдир ителә.
20 октябрьдә «Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының» Болгар цивилизациясе музеена килүчеләрне кызыклы күргәзмә көтә. Ул Идел Болгарында савыт-саба барлыкка килү тарихына һәм аны әзерләү технологиясенә багышлана. Күргәзмә «Агач кәсәдән фарфор тәлинкәгә кадәр» дип атала. Анда музей фонды коллекцияләреннән төрле гасырларда ясалган савыт-саба тәкъдим ителә.
22 октябрьдә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының хәзерге заман этносәнгате музеенда Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Россия Сәнгать академиясенең мактаулы әгъзасы Раиса Лысенинаның шәхси күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмәдә 86 эш – графика һәм скульптур аәсәрләре тәкъдир ителә. Аларның күпчелеге православие темасына багышланган. Графиканың төп жанрлары-авыл һәм Шәһәр пейзажы, шулай ук көнкүреш рәсемнәре.
Мәдәниятле халык – бай халык. Мәдәният, сәнгать казанышларын , гореф-гадәтләр, йолаларны яхшырак белим дисәгез, театр, концерт, күргәзмә залларына рәхим итегез!