Соңгы тукталыш.Тик җырдагыча түгел, ә чынбарлыкта. Бөгелмәдә җәмәгать транспорты туктап калган, ә пассажирлар йөртүче предприятие бөлгенлеккә чыккан. Ни өчен? Низаглы прроблеманы хәбәрчебез дә өйрәнде.
Бөгелмәдәге бердәнбер автопаркта күңелсез күренеш – ул металл ватыкларын эшкәртү заводына охшап калган. Иске ватык автобуслар байтак биредә
Шәһәр халкына хезмәт күрсәткән иске ПАЗ автобуслары инде ике атна маршрутларда күренми. Күпләр эшкә яки укырга җәяү йөрергә мәҗбүр.
83 мең кеше яшәгән шәһәр җәмәгать транспортыннан башка калды. Озак вакытлар тарифларны үзгәртмәгән бердәнбер « Минаев» индивидуаль предприятиесе бөлгенлеккә чыккан. 18 автобустан торган автопарк белән күзәтчелек ведомствосы да кызыксынды.
Прокурор тикшерүе барышында пассажирлар йөртүче барлык автобусларга да ЮХИДИ рөхсәтеннән башка газ баллонлы җиһазлар урнаштырылуы ачыкланган. Бу законны тупас бозу. Закон нигезендә, транспорт чараларын шушы рәвешле эксплуатацияләү тыела, чөнки пассажирларның гомеренә һәм сәламәтлегнә куркыныч яный.
Нәтиҗәдә, Бөгелмә районы башкарма комитеты транспорт оешмасы белән килешүне вакытыннан алда өзгән.
Хәзер район хакимияте башка пассажирлар йөртүчеләрне эзли, әлегә гаризалар кермәгән. Халыкка кайчанга кадәр җәяү йөрергә туры килер – бу сорау да ачык килеш кала.
Айнур Вәлиәхмәтов, Татарстан яңалыклары, Бөгелмә шәһәре.