Халык санын исәпкә алучылар бүгеннән өйләргә йөри башлый.
Исегезгә төшерәбез, җомга көнне Россиядә Бөтенроссия халык санын алу башланды. Мәгълүматларны дәүләт хезмәтләре порталы аша кертергә, исәпкә алучыны өйдә каршыларга яисә халык санын алу үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Халык санын исәпкә алучылар өйләргә кичке 9га кадәр йөри. Җанисәп алучыларның таныклыгы, Бөтенроссия халык санын алу символикасы төшерелгән махсус киеме булырга тиеш.