Куркынычсыз һәм уңайлы — яңа мәктәп автобусларының төп өстенлекләре шунда.
Федераль бюджеттан барлыгы йөз егерме автобус сатып алынган, моңа 300 миллион сум акча тотылган. Транспорт видеокүзәтү һәм Глонасс спутник навигациясе системасы белән җиһазландырылган.
Республиканың барлык районнарына диярлек барлыгы җитмеш автобус бирелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район вәкилләренә яңа автобус ачкычларын тапшырды.