Буа театры директоры һәм алыштыргысыз артисты Раил Садриев татар тамашачысына яхшы таныш. Бүген аңа 55 яшь. Туган көнендә дә сәхнәдә булачак артист турында тулырак хәбәрчебез язмасында.
Ул булган җирдә һәрвакыт тамаша. Ул халыкны нечкә юморы белән көлдерә дә, иң нечкә күңел кылларына кагылып елата да белә. Яттан 36 шигырь укып шаккаттыра да белә әле ул Татарстан Республикасының халык артисты Раил Садриев.
Ул гел хәрәкәттә, гел юлда. Ал дими ял дими. Премьера арты премьера. Гомер бәйрәмен дә Раил Садриев сәхнәдә үткәрергә җыена. Бүген Габдулла тукай исемендәге дәүләт филармониясендә кич белән юбилей концертын оештыра.
Моннан 5 ел элек Сез әле мине белмисез дип искәрткән иде. Чыннан да аны белеп бетерү мөмкин түгел. Үзгәрүчән көчле җил кебек .
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары.