Саба районындагы Иске Мичән авылында “Зөбәрҗәт” чишмәсе ачылу тантанасы үтте. Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
Бүгенге көнгә кадәр Иске Мичән авылында яшәүчеләр иң якын чишмәгә барып җитәр өчен озын юл үтә иделәр, ә хәзер инде барысы да якында.
“Чишмәсез авылның яме генә түгел, киләчәге дә икелә”- диләр безнең халыкта. Бер булып йөргән авылдашлар чишмәне авыл хуҗалыгы көненә туры китереп ачарга булганнар. Шуңа да авылда икеләтә бәйрәм рухы сизелә иде.
Авыл халкына олы бер бәйрәм булды бу, яше карты әлеге чишмә ачылышына сабый бала кебек сөенде. Буыннан буынга җиткерелә торган мирас итеп сакланасына зур ышаныч тудырды.
Авылга аерым бер ямь өстәгән чишмәнең исеме дә үз кешеләре — аны төзү эшендә башлап йөргән Раиль Максудовның әнисе – Зөбәрҗәт апа исеме белән аталган.
Чишмә янәшәсендә “Хәйрия” бакчасының да барлыкка килүе үзенчә бер мәгънәгә ия – игелекле эшләр чиста сулы чишмә кебек бер дә тукталмыйча башкарылырга тиеш. Бакча озакламый алмагач, чия кебек җимеш агачларының чәчәгенә төренер, Иске Мичән халкын, кайткан кунакларны сусыл җимешләре белән сөендерер. Шул агачлар арасында безнең “Татарстан” телекомпаниясе исеменнән утыртылган чия агачы да бар.
Су – тормыш чыганагы, чишмәнең авыл мәчете янында урнашуы да юкка гына түгелдер.
“Зөбәрҗәт” чишмәсенә килүчеләр моннан су гына алып китмичә, аның үткәннәрне киләчәк белән бәйләп торучы тере җеп икәнлеген дә күңелләренә салып куярлар дип ышанырга кирәк.
Искәндәр Гыймалтдинов, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.