Республика басуларында көзге кыр эшләре тәмамланып килә. Алабуга районы игенчеләре дә кыр эшләренә йомгак ясыйлар, киләсе елга планнар билгелиләр. Терлекчеләр малларны кышлатуга күчерде. «Яңа Юраш» хуҗалыгында эшләр ничек тора? Терлекләрне уңышлы кышлатуга мөмкинлекләр җитәрлекме? Хәбәрчебез репортажында.
“Яңа Юраш” хуҗалыгы басуларында техника гөрелтесе тынып калды. Җәй буенча корылык шартларында зур чыгымнар белән үстерелгән бөртекне түкми-чәчми җыеп алу өчен зур тырышлык куйдылар. Табигать көйсезлекләре күп уңыш алырга мөмкинлек бирмәде. Хәзер чәчкечләр, дискаторлар һәм комбайннарны киләсе сезонга әзерлиләр.
Агрофирмада малларны уңышлы кышлатуга өметләре зурдан. Быелга җитәрлек азык әзерләнгән, фермаларда тәҗрибәле белгечләр эшли. Земфира Мөхәммәтҗанованың эш стажы 36 ел. Хәзер баш зоотехник. Һәр сыерны балансланган азык белән тукландыру, тиешенчә карау мөһим дип саный. Тырышканда гына мул савым була.
Тәҗрибәле белгеч, кем әйтмешли, сыерларның телен яхшы белә. Мул савым алуның сере малларны яхшы карауда, аларның тук булуында.
2 мең баш мөгезле эре терлекнең 700е — савым сыерлары. Көтүлекләрне үз таналары исәбенә тулыландыралар. Токымлы сыерлар асрыйлар.
Язгы кыр эшләренә дә әзерлекне башлап җибәргәннәр. Табигать шартларын алдан фаразлавы кыен. Барысына да алдан ук әзер булып торырга кирәк. Шуңа күрә техниканы җентекләп әзерлиләр, тиешле күләмдә ашлама сатып алырга җыеналар, заманча технолоияләрне үзләштерәләр.
Дмитрий Второв, Ленар Хәбибуллин, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Алабуга районы.