Татарстан белән күрше төбәкләрдә кош гриппы йоктыруның яңа очраклары ачыкланган.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Октябрь аенда гына да Саратовта, Самарада һәм якын-тирә төбәкләрдә-җиде, ә Россия буенча – 22 очрак теркәлгән. Күчмә кошларның миграциясе сәбәпле, көзге чорда вирусның керү куркынычы арта. Республикада йогышлы чирне таралуны булдырмас өчен, читтән кертелә торган продуктларга махсус тикшерү үткәрелә. Хуҗалыкларда кошларны ябык режимда тоту мөһимлеген дә искәрттеләр.