Ә хәзер парламент хәбәрләре белән сезне минем коллегам Алия Галиуллина таныштыра.
Төп максат- республика халкының яшәү дәрәҗәсен күтәрү. Республика Президенты парламентка еллык юллама белән мөрәҗәгать итте. Анда Рөстәм Миңнеханов республика өчен якындагы елга төп бурычларны билгеләде. Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүне дәвам итү, медицина һәм торак-коммуналь хезмәтләренең сыйфаты, үсеп килүче буын өчен мәгарифтә яңа мөмкинлекләр. Зур концерт залына парламентарийлардан тыш, хөкүмәт министрлары, федераль хакимиятнең территориаль органнары җитәкчеләре, зур сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, иҗтимагый берләшмәләр һәм оешмалар вәкилләрен чакырдылар.
Татарстан Дәүләт Советында киләсе елга һәм 23-24 елларның планлы чорына республика бюджеты проекты буенча парламент тыңлаулары узды.
Башта төп финанс документын муниципалитетлар белән видеоконференция режимында тикшерделәр. Профильле комитет башлыгы Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, бюджет социаль һәм максатчан юнәлешле булып кала бирә.
Узган атна иҗтимагый-сәяси тормыш вакыйгаларга бай булды. Президент һәм парламент рәисе һәм депутатлар авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүдә катнашты, Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә булды, ә депутатлар үз сайлау округларында актив эшләделәр