Россиякүләм «Урманны саклыйк» акциясе кысаларында Татарстанда агачлар утырту буенча массакүләм экологик акция узды.
Республика шәһәр һәм районнарында төрле токымлы үсентеләр барлыкка килә. Акция барышында бер миллион агач утыртылды. Экологик чарада Совет районының Колсәет торак массивы, Лаеш районының Тарлаш, Питрәч районының Иске Шигали, Биектау районының Ивановка авылында яшәүчеләр дә катнашты.