Россия Президенты Владимир Путин агросәнәгать комплексы үсешен фәнни-техник тәэмин итү турында киңәшмә уздырачак. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә 2025 елга кадәр исәпләнгән авыл хуҗалыгын үстерү федераль программасын гамәлгә ашыру барышы, илебез селекциясенең төп авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары буенча азык-төлек бәйсезлегенә ирешү, АПК өчен техника һәм җиһазлар җитештерү белән бәйле мәсьәләләр, шулай ук тармак өчен фәнни һәм педагогик кадрлар әзерләүнең заманча системасын формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар каралачак.
Киңәшмәдә эре агросәнәгать холдинглары, профильле фәнни һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре, Хөкүмәт әгъзалары һәм Федерация субъектларының җитәкчеләре катнаша.