Татарстанда бүгеннән башлап ковидтан саклану чаралары катгыйлана. 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үзизоляция һәм җәмәгать урыннарына бару кагыйдәләре үзгәрде.
Театрлар, кинотеатрлар, цирк, концерт заллары 50 процент тулган очракта гына эшли. Ә кешеләр 500дән артмаска тиеш. Оештыручылар чарага кадәр 7 көн кала оператив штабка хәбәр итә. Хезмәткәрләр һәм килүчеләргә прививка ясату турында сертификат яки шушы араларда авырып дәвалануы турында белешмә күрсәтү мәҗбүри. Шул очракта гына спорт, күңел ачу, мәдәни чараларны үткәрергә мөмкин. Кунакханәләрне һәм хостелларны яртылаш тутырырга гына рөхсәт ителә.
Ресторан, кафеларга, спорт үзәкләренә, бассейннарга, фитнес үзәкләргә, аквапаркка, сәүдә-күңел ачу үзәкләренә гамәлдәге куар код белән генә эләгергә мөмкин. Прививка ясатмаган 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри үзизоляция режимы кертелә. Өйдән бары тик поликлиникага, вакцина ясатырга, ашыгыч ярдәм кирәк очракта, якындагы кибеткә чыгарга мөмкин. Эш бирүчеләр, 65 яшьтән өлкән хезмәткәрләрне дистанцион режимга күчерергә тиеш. Татарстанда вакцинация пунктлары атнага 7 көн эшли, сәүдә үзәкләрендә һәм мәдәният йортларында өстәмә мобиль пунктлар да ачылды.