Янә кайгылы хәбәр. Каты авырудан соң сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин вафат булды. Аңа күптән түгел 85 яшь тулган иде.
Фәндәс Сафиуллин 1936 елның 17 августында Азнакай районы Мәлбагыш авылында туа. Ике тапкыр Татарстан парламентына халык депутаты итеп сайлана. Россия думасы депутаты, халыкара эшләр комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Югары Советының сугыш, хезмәт ветераннары, инвалидлар һәм мәрхәмәтлек буенча Даими комиссиясе рәисе, Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе, шулай ук геосәясәт, Чечня хәлләрен килештерү комитетлары әгъзасы булды.
Фәндәс Сафиуллин белән хушлашу бүген көндезге сәгать 12.00 дә Мәрҗани мәчете каршындагы мәйданында оештырыла. Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе исеменнән туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.