Киләсе 2022 елда эшсезлек буенча пособиенең максималь күләмен 12 792 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итәләр. РФ Хөкүмәтенең шул хактагы карар проекты норматив акт проектлары федераль порталында иҗтимагый фикер алышу өчен тәкъдим ителгән, дип белдерделәр журналистларга Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«2022 елда эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 2021 елга билгеләнгән хезмәткә түләүнең минималь күләменә (12 792 сум) тигез булачак. РФ Хөкүмәтенең шул хактагы карар проекты иҗтимагый фикер алышу өчен тәкъдим ителгән. Чагыштыру өчен: 2021 елда эшсезлек буенча максималь пособие күләме 12 130 сум тәшкил итә, бу 2020 елга билгеләнгән хезмәткә түләүнең минималь күләменә туры килә», — дип белдерделәр министрлыкта.