Республиканың зур елгаларында затлы балыкларны үрчетүгә игътибар итәләр. Тукай районында махсус үстерелгән берничә мең чөгә балыгы маймычларын Чулман елгасына җибәрделәр. Алар табигый сулыкларга ничек ияләшә? Хәбәрчебез дә кызыксынды.
Маймычларны суга җибәрү процессын датчиклар ярдәмендә күзәтәләр.
Кислородка бай елгада маймычларга ияләшеп, үсү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Берничә мең чөгә балыгы маймычларын ясалма шартларда үстергәннәр.
Моңа кадәр маймычлар ясалма сулыкта – бассейнда йөзгәннәр. Табигый елгага ияләшү өчен шартлар бар. Ярга бәрелмәсеннәр өчен, аларны махсус торбалар аша тирәнгә — су төбенә төшерәләр.
Елгаларга балыклар җибәрүне зур предприятиеләр оештыра, алар җилкәсенә ресурсларны торгызу җаваплылыгы төшә. Шуларның берсе юллар төзү һәм ремонтлау белән шөгыльләнүче “Татавтодор” оешмасы.
Компания Чулман елгасына өч мең чөгә балыгы маймычларын җибәрде, бу җәйге навигация вакытында китерелгән экологик зыянны капларга тиеш. Хәзер көз көнне елгада балыкларга яраклашу өчен уңайлы шартлар җитәрлек.
Вадим Струминский, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.