Бөтендөнья почта көне уңаеннан Татарстан милли музее “Музейдан хат җибәр” акциясендә катнашырга чакыра. Ул 10нчы октябрьга кадәр дәвам итә. Музейдан туры туганнарга, дусларга ачык хат җибәрергә мөмкин. Халыкара почта көне уңаеннан оештырылган кызыклы чарадан хәбәрчебез әзерләгән репортаж.
“Күптин күп, чуктин-чук сәламнәр юллап, хәл-әхвәлләр сорашып, күңел җылысын биреп, хат язу үзе бер рәхәт гамәл. Татарстан милли музее әлеге матур гадәтне яңартып, хат алышу акциясен оештырды. Чара Татарстан почтасы белән берлектә үткәрелә.
Күргәзмәгә килүчеләр хат язу тарихы белән танышты, почта маркалары тарихыннан лекция тыңлады.
Музейдан хат җибәрү акциясенә һәр теләүче кушыла ала. Чара 10нчы октябрьгә кадәр дәва итә.
Айзилә Батырханова, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.