“У войны не женское лицо». Сугыш чоры хатын-кызларының батырлыгын чагылдырган шул исемдәге китапларны тарату дәвам итә. Буа районында да сугыш каһарманнарының батырлыгын чагылдырган басманы аларның туганнарына, якыннарына тапшырдылар. Тантана туган якны өйрәнү музеенда узды.
Сәламәтлекләре какша.сәбәпле, Бөек Ватан сугышының ике ветераны әлеге тантанага килә алмады. Беренче се Украина фронтында ил азатлыгы өчен көрәшкән, шофер-элемтәче Мария Стратонова. Кадерле ядькәрне аның кызына тапшырдылар.
Көнбатыш Украинада чираттагы сугышчан операция барышында Мария Стратонова яралана. Егерменче зенит полкы немецлар артыннан куа бара, әмма дошман ягы автоколоннага каты ут ача, пуля машина кузовы янындагы солдатнын йорэгенэ эләгә, кыйпылчыгы исэ батыр кызнын инбашын яралый. Галина Стратонова энисенен батыр йорэкле хатын кыз булуын сокланып та, горурланып та сойли. “У войны не женское лицо» китабы өчен дә рәхмәте зур.
Ә китапнын икенчесе сугыш ветераны Гусарова Валентинаның кызы Вера Евдокимовага тапшырылды. Районнын ветераннар советы рэисе Жәүһәрия Хоснетдинова данлы еллар хатирәләрен яңартты.
Җәүһәрия Хөснетдинова район ветераннар советы рәисе
Интервю: ((безнең өчен бик кыйммәтле, сугышта катнашкан хатын-кызларыбыз,аларның батырлыкларын горурланып искә алабыз,алар безгә якты тормыш бүләк иттеләр,без аларны онытырга тиеш түгел))
Безнең буынга азатлык яулап биргән ветераннарның истәлеге мәңгелек. Сугыш чоры батырлары зур хөрмәткә лаек.
Тантанада ветераннар хөрмәтенә сугыш чоры җырлары, шигырьләре яңгырады.
Гакил Камалетдинов, Татарстан яңалыклары, Буа районы.