Россия җыелма командасының элеккеге уенчылары белән футбол дәресләре уза. Әлеге проект футбол буенча Россия командасына булышу, шулай ук мөмкин кадәр күбрәк баланы спортка җәлеп итүне күздә тота.
Танылган футболчылар Дмитрий Хлестов, Дмитрий Сычев, Динияр Билялетдинов һәм Руслан Пименов Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә һәм Казан шәһәрләре стадионнарында күнегүләр уздырды инде. Казандагы күнегүләрдә үсеш ягыннан үзенчәлекле балалар катнашты. Яңа проектны Рссия футбол берлеге оештырды.