Казанда метро төзелешенең икенче линиясендә — «Айсылу» һәм «Ләйсән» комплекслары беренче өч чакрымны казыды. Линия дүрт метро станциясеннән тора.
Фучик һәм Ломжа урамнары киселешендәге икенче станциядә метро юлы нигезенең бер өлешен ясыйлар. Шулай ук Фучик урамындагы базарны юкка чыгару мәсьәләсе хәл ителә. Завойский белән Кол Гали урамы арасындагы өченче станциядә урам коммуникацияләре әзерләнә, уң як юлда троллейбус һәм яктырту линиясен тоташтыру эше алып барыла. Барлык эшләрне тәмамлау вакыты 2027 елның августына билгеләнгән.Төзелеш катлаулы, чөнки барлык станцияләр дә Фучик урамының юл өлешендә урнашкан, төзелешне барлык юллар төзекләндерелгәннән соң гына дәвам итәргә мөмкин.