Коронавирус белән авырып, сәламәтләнгән кешеләргә диспансерлаштыру узарга тәкъдим ителә. Чираттагы тикшеренү табибларга организмның гомуми хәлен ачыкларга, короновирустан кабат өзлекмәскә булыша. Түбән Камада да әлеге мөһим процедурга зур игътибар ителә.
Түбән Кама
Тын кысылу, ютәл, баш авырту – ковидның иң ачык билгеләре. Түбән Кама поликлиникаларында ковидтан саклану өчен тулы диспансерлаштыру үткәрәләр. Авыруны кичергән барлык кешеләргә тәкъдим итәләр. Өлкән яшьтәге кешеләргә әлеге процедура бигрәк тә кирәкле.
Тирәнтен диспансерлаштыру ике этапта уза: башта рентген һәм кан анализы. Канның кислород белән тулылануына, һава күләменә аерым игътибар бирелә. Тагын бер тикшеренү – алты минутлык йөрешкә тест. Шул ысул белән көчәйтелгән йөрәк тибешен, тын кысылу дәрәҗәсен ачыклыйлар. Шуннан соң, пациентны икенче этапка тикшерүгә җибәрәләр. – аяк веналарын карыйлар, үпкәгә томография, йөрәккә УЗИ тикшерүен ясыйлар.
Диспансерлаштыруны сәламәтләнгәч, ике айдан соң узарга мөмкин. Моңа дәүләт хезмәтләре порталы, хастаханә терминаллары һәм элемтә үзәге аша язылып була.
… Анжелика Степанова, Булат Әбделманов, Татарстан яңалыклары.